news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Уралда иң яхшы татар егетен һәм кызын сайладылар

Конкурс җиңүчесе Альбина Ульбаева Ижевскида узачак "Татар кызы" Халыкара конкурсында Чиләбе өлкәсен тәкъдим итәчәк.

Көньяк Уралда иң яхшы татар егетен һәм кызын сайладылар
tatar-congress.org

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ). Көньяк Уралда иң яхшы татар егетен һәм кызын билгеләделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Конкурсның төп максаты – милли гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә мәхәббәт уяту.

Конкурста Миасс шәһәреннән Альбина Ульбаева һәм Мөслим бистәсеннән Раил Исламов җиңде.

Альбина Ижевскида узачак “Татар кызы” Халыкара конкурсында Чиләбе өлкәсен тәкъдим итәчәк.

Конкурста катнашучылар төрле номинацияләргә җиңү яулады:

Иң сөйкемле кыз – Мәликә Гыйззәтуллина. Шулай ук аңа татар теле буенча ирешкән уңышлары өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты тапшырылды.

Иң гүзәл кыз - Юля Галләмова

Иң илһамлы кыз - Айгөл Рәхмәтуллина

Иң сәләтле кыз - Аделина Алиева

Иң җитез кыз - Ангелина Гәләветдинова

Иң тырыш кыз - Регина Сәлимова

Иң камил кыз - Альбина Ульбаева

Татар егете – 2019 номинацияләре:

Иң ышанычлы егет – Вадим Гайнуллин

Иң тырыш егет – Раил Исламов

Иң ярдәмчел егет – Ринат Гайсин

Иң җитди егет – Ринат Шәрәфетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100