news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Сахалинда Тукай скверы һәм шагыйрьнең бюсты ачылачак

Хәзерге вакытта шагыйрь бюстының эскизы буенча фикер алышу бара.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 2017 елда Россиянең Сахалин өлкәсендәге Көньяк Сахалин шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган сквер ачылачак. Хәзерге вакытта анда куелачак шагыйрь бюстының эскизы буенча фикер алышу бара. Бюстны танылган сынчы Владимир Чеботарев ясаячак, дип хәбәр итә Сахалин өлкәсенең төбәк Татар милли-мәдәни мохтарияте sakhtatary.ru рәсми сайтында.

“Бөек татар шагыйренә сквер һәм бюст ачу Сахалин утравында һәм татар халкы тормышында зур вакыйга булачак. Без бу вакыйгага Татарстаннан Язучылар берлеге әгъзаларын, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен чакырырга ниятлибез. Тукай һәйкәлләре Казан, Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә дә ачыла тора. Моннан соң Тукай истәлеген Көньяк Сахалинга нигез салынганнан бирле татарлар яшәгән бу төбәктә да мәңгеләштереләчәк”, - дип белдерә Сахалин татарлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100