news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көньяк Сахалин татарлары Мәүлид көнендә милли ашлар бәйгесе үткәргән

«Сахалин мөслимәләре берлеге» җитәкчесе Зәкия Вәлитова конкурста катнашучыларга рәхмәт белдергән.

Көньяк Сахалин татарлары Мәүлид көнендә милли ашлар бәйгесе үткәргән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Сахалин өлкәсе мөселман хатын-кызлары берлеге Көньяк Сахалин мәчете белән берлектә Мәүлид көнендә милли ризыклар пешерү бәйгесе оештырган.

«Сахалин мөслимәләре милли ризыклар пешереп алып килде. Зур табын ясадылар. Имам-хатыйблар бәйгедә катнашучы кызларга рәхмәт белдерде. Күп кенә катнашучылар балалары белән килгән иде», — дип яза Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

«Сахалин мөслимәләре берлеге» җитәкчесе Зәкия Вәлитова Мәүлид бәйрәмендә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйткән. «Аллаһы Тәгалә сезнең йөрәкләрегезне Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тагын да ныграк мәхәббәт белән тулыландырсын, сезгә нык иман, көч һәм ихласлык бирсен», — диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot