news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Сахалин шәһәрендә татар читекләре тегү буенча мастер-класс үткәрәләр

5-6 март көннәрендә Сахалин өлкә сәнгать музеенда Татар мәдәнияте көннәре узачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 5-6 мартта Сахалин өлкә сәнгать музеенда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында татар читекләре тегү буенча мастер-класс үткәрәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәдәнияте көннәре 5 март көнне 13.30 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла.

Чара кысаларында 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр татар һәм рус телләрендә мультфильмнар, шулай ук «Орнаменты татарского народа» дигән фильм күрсәтеләчәк, декоратив-гамәли сәнгать экспозициясе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылачак.

14.30 сәгатьтә төсле кәгазьдән татар читекләре тегү буенча мастер-класс үткәрелә.

Барлык чаралар да бушлай. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100