news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк округ һәм Төньяк-Кавказда яшәүче татарлар милли үсеш стратегиясе турында фикерләшә

"Бу чара җирле татарларның абруен арттыра", - дип бәяләде Ростов-Дон өлкәсенең "Якташлар" татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Көньяк округ һәм Төньяк-Кавказда яшәүче татарлар милли үсеш стратегиясе турында фикерләшә
Алсу Исмәгыйлева

(Ростов-Дон, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Ростов-Дон шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча җәмгатьчелек белән фикер алышу бара. "Бу чара җирле татарларның абруен арттыра", - дип бәяләде аны Ростов-Дон өлкәсенең "Якташлар" татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Марсель Бадһетдинов.

Бүгенге чара - Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Россия регионнарында фикер алышуның икенчесе, бу юлы Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында яшәүче милләттәшләребез җыелды. Беренче очрашу кичә Екатеринбургта Урал төбәге татарлары катнашында үтте.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын традиция буенча ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итә. Чарада Ростов өлкәсенең губернатор урынбасары Василий Рудой да катнаша.

Марсель Бадһетдинов Ростов өлкәсендә 14 меңгә якын татар яшәвен әйтте. "Өлкәдә 150 милләт вәкиле яши, Дон җирендә без үзебезне кагылган дип хис итмибез. Бүгенге кебек дәрәҗәле чараларның үтүе татарларны тагын да югарырак күтәрә, без горурланабыз", - диде Бадһетдинов. 

Милли үсеш стратегиясе турында фикер алышуда 500гә якын кеше катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100