news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Корея бизнесменнары Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына

Көньяк Корея бизнес-миссия делегациясе Татарстан Инвестицион агентлыгында булды.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Көньяк Корея бизнес-миссия делегациясе Татарстан Инвестицион агентлыгында булды. Эшмәкәрләр республика белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр. Бу хакта Татарстан Инвестицион агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар Татарстан Инвестицион агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очраштылар. Ул Көньяк Корея бизнесменнарына Татарстанда инвесторлар өчен өстенлекләр турында сөйләде.

Делегация әгъзалары сүзләренчә, алар республиканы үз производстволарын урнаштыру мәйданчыгы буларак карыйлар. Аларны Татарстанның  географик яктан уңайлы урнашуы, хакимиятнең яңа инвестпроектлар өчен ачык булуы һәм халыкара компанияләр эше өчен уңайлы шартлар булуы җәлеп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100