news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көньяк хәрби округ: Россиянең дәүләт чиген бозган Украина техникасы юкка чыгарылды

Диверсия-разведка төркеме утырган ике хәрби машина Украина ягыннан Россия дәүләт чиген бозып керә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россиянең дәүләт чиген бозган Украина техникасын хәрбиләр юкка чыгарган.

Украина ягыннан килгән ике хәрби машинада (БМП) диверсия-разведка төркеме була, алар Россия белән дәүләт чиген бозып керә. Әлеге техниканы Россия хәрбиләре юк итә. Бу турыда РИА Новости Көньяк хәрби округның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

«Көньяк хәрби округ подразделениесе һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе наряды Украина ягыннан кергән диверсия-разведка төркеменең Россия дәүләт чиген бозуын булдырмый калды», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot