news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Көньяк” автовокзалы автобуслар хәрәкәте расписаниесен үзгәртте

Ноябрь бәйрәмнәрендә популяр маршрутлар буенча өстәмә рейслар оештырылачак

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан, “Көньяк” автовокзалы 15 октябрьдән автобуслар хәрәкәте расписаниесен үзгәртте. Шулай ук, ноябрь бәйрәмнәрендә популяр маршрутлар буенча өстәмә рейслар оештырылачак.

Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 2-373-323 аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100