news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы бозылачак

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлардан читтәрәк торырга киңәш итә.

Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы бозылачак
архив

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

"Бүген 15.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, витриналардан читтәрәк торырга киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, сынган яки имгәнгән агачлар янында да тормау хәерле 

news_right_1
news_right_2
news_bot