Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар активлаша - Айтуган Мөбәрәков
Бәрәңгедә - фитофтороз, карлыган белән крыжовникта - септориоз авыруы күзәтелергә мөмкин, дип саный белгеч.
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар активлаша. Карлыган белән крыжовникта – септориоз, антракноз авыруы, утчыл күбәләк һөҗүме, бәрәңгедә - фитофтороз күзәтелергә мөмкин. Бүген бу хакта “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үсемлекләрдә карантин авырулары булдырмау максатыннан узган матбугат конференциясендә Үсемлекләр карантины һәм фумигация бүлеге мөдире Айтуган Мөбәрәков хәбәр итте.
“Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы кортлар активлаша. Шундыйларның берсе булып алма көясе (паутинный клещ) уяна. Озынлыгы – 4 мм, канатларын җәйсә 16-20 мм җитә. Бөҗәкнең алгы канатлары кара төрткеле көмешсу аксыл төстә, ә арткы канатлары көлсу-көрән. Әлеге корткычлар тиз үрчи, алмагач яфракларын ашап бетереп, ботакларын гына калдырырга сәләтле. Алмагач көясеннән тиз арада котылу өчен “Метатион”, “Метафос”, “Фосфамид”, “Акарин”, “Фитоверм” кебек препаратлар куллану уңай нәтиҗә бирә”, - диде ул.
Айтуган Мөбәрәков карлыган белән крыжовникта - септориоз белән антракноз, бәрәңгедә фитофтороз авыруы күзәтелергә мөмкин булуы хакында да әйтте. “Фитофтора – бәрәңге культурасы өчен киң таралган авыруларның берсе. Шуңа күрә бәрәңгенең фитофторозга чыдамрак сортларын сайларга кирәк. Авыру белән иң нәтиҗәле көрәш – химик чаралар куллану. “Триходерма вериде”, “Антракол”, “Алирин-Б” препаратлары кулланырга мөмкин”, - ди ул.
Белгеч крыжовник белән карлыган өчен иң куркыныч саналган утчыл күбәләк хакында да сөйләде. “Әлеге бөҗәк курчак чагында ук үсемлекләргә зыян сала. Курчактан чыккач, алар җимешлекләргә берәр йомырка салып чыга. Шуңа күрә тиз арада бу бөҗәкләрне юк итәргә кирәк. Моның өчен әрәм төнәтмәсе сибү файдага булыр. Шулай ук май коңгызы да күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларына зыян китерә. Кайвакыт алмагач һәм груша тамырларын да ашый. Шуны әйтергә кирәк, бакчаны бөҗәкләр һәм төрле корткычлардан саклау өчен чараларны бер тапкыр куллану гына уңай нәтиҗә бирмәячәк”, - диде ул.
Айтуган Мөбәрәков үзенең чыгышында соңгы вакытта колорадо коңгызын карантинлылар исемлегеннән төшеп калуы хакында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз