news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көннәр суытуга карамастан, Казан елгачылары навигацияне дәвам итә

Пассажир теплоходлары да, йөк суднолары да рейслар ясаудан туктамаган

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан елгачылары, көннәр суытуга да карамастан, навигацияне дәвам итә. Пассажир теплоходлары да, йөк суднолары да рейслар ясаудан туктамаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Татфлот" ААҖнең гомум бүлек башлыгы Альберт Минсаутов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, пассажирлар аз булу сәбәпле, кайбер пассажир рейслары туктатылган. Әмма судноларның күпчелеге элеккечә үк пассажирларны йөртә. Йөк ташу кулланучылар заказына бәйле рәвештә башкарыла.

Казанда елга транспортында эшләүчеләр навигацияне ноябрь башында төгәлли. Быел да судноларны гадәттәгедән иртәрәк туктатуга нигез юк. А. Минсаутов билгеләп узганча, елга әле боз белән каплана башламаган.   

news_right_1
news_right_2
news_bot