news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнкүрештә ришвәтчелек фактлары барлык коррупцион җинаятьләрнең 45 процентын тәшкил итә

Быел Татарстанда коррупцион юнәлештәге 1030 җинаять теркәлгән.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елның 11 ае эчендә Татарстанда коррупцион юнәлештәге 1030 җинаять теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә килгән зыян 473,5 миллион сум күләмендә исәпләнә. Бу зыян кайтарылган диярлек, милеккә арест салынган. Быел республикада дәүләт хакимиятенә каршы эшләнгән 989 җинаять ачыкланган. Әлеге мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте.

Татарстан Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов 9 декабрдә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәген искәртте.

Ринат Акчурин коррупция фактларын фаш итү эше республиканың барлык хокук саклау органнары белән берлектә алып барылганын билгеләп узды. Ул, шулай ук, ел дәвамында Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән бергәләп муниципаль районнарга барып тикшерүләр оештырылганын әйтте. Татарстанның 20 дән артык районында коррупцион вазифаи җинаятьләр ачыкланган. 632 вазифаи җинаять буенча эшләр судларга юлланган. Коррупция белән бәйле җинаятьләр өчен 280 кеше хөкем ителгән, дәүләт хакимияте һәм хезмәтенә каршы җинаять кылган 195 кеше үз җәзасын алган.

Кырын эше фаш ителгән затларның биләгән вазифаларына килгәндә, муниципаль структуралар беренче урында – 77 кеше, аларның 34е – җирле муниципаль орган җитәкчеләре. Федераль учреждениеләрдән – 37, республика оешмаларыннан – 26, хокук саклау органнарыннан 13 кеше тоткарланган. Вазифаи затларны акча белән сатып алырга теләгән 114 кеше хөкем ителгән.

Ришвәтчелек белән бәйле 409 факт, вак ришвәтчелек фактлары буенча 173 җинаять теркәлгән. Ринат Акчурин көнкүрештә ришвәтчелек очракларының өлеше 45 процент тәшкил итүен әйтте.

Акчурин мәгариф өлкәсендәге коррупцион җинаятьләргә тукталды. Быел 17 октябрьдә укымыйча гына, Казан югары уку йортларының берсен тәмамлау турында дипломны 150 мең сумга тәкъдим иткән бер зат кулга алынган. Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Гражданнардан 78 мең һәм 280 мең сум алган арадашчы 50 мең сум штраф белән 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ул бу акчаларны ике вузга укырга керергә ярдәм иткән өчен вазифаи затларга тапшырырга дип сораган. Ришвәтчелектә арадашлык итү (231 нче маддә) маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Судта Казан механика техникумы тулай торагы коммендантына карата җинаять эше карала. Ул 3 ел дәвамында 25 кешедән җәмгысе 4 миллион 400 мең сум акча алган. Ришвәтне дәүләт тулай торагында бүлмә биргән өчен сораган. Шулай ук коммендант бүлмәләрне хосусый милеккә күчерергә ярдәм иткән.

Ринат Акчурин социаль тәэминат һәм сәламәтлек саклау тармагында коррупцион җинаятьләрнең берникадәр үсеше күзәтелүен билгеләп узды. Быел 11 июльдә Сарман Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә эшләүче хезмәткәр 30 мең сум акча алганы өчен тоткарланган. Бу акча инвалидлыкны тану өчен Баш медицина-социаль экспертиза бюросына дип соралган булган.

Быел сентябрьдә Чаллы наркологик диспансеры җитәкчесе составында бер төркем кешеләр кулга алынган. Вазифаи затның берничә арадашчы аша авыруларны наркологик учеттан төшерү һәм аларның учетта булмавы турында ялган белешмә ясау өчен даими рәвештә акча алып торуы ачыкланган. Ришвәт күләме 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр булган 12 факт теркәлгән. Бу эш буенча суд карары инде чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100