news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнкүрештә гадәттән тыш хәл туганда, халыкта хафалану булдырмау буенча эш кирәк - прокурор

Илдус Нәфыйков социаль-икътисади рискны фаразлау буенча бердәм ведомствоара үзәк кирәклеген билгеләп узды.

Көнкүрештә гадәттән тыш хәл туганда, халыкта хафалану булдырмау буенча эш кирәк - прокурор
Рамиль Гали

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Гражданнарның йортларда иминлеге мәсьәләсенә аерым игътибар кирәк. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков бүген йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта белдерде.
Прокурор торак биналарда газ җайланмаларын куллануның куркынычсызлыгы мәсьәләсе соңгы вакытта аеруча актуаль булуын билгеләп узды.

"Республиканы да читләп үтмәде бу хәлләр. 13 нче декабрьдә Чистайда, газлары төзек булмавы аркасында, улы белән бер ир-ат үлде. 9 нчы гыйнварда Казанның Авиатөзелеш районында тулы бер гаилә ис тиеп агуланды. Вакытында хастаханәгә озату гына коткарып калды", - дип, ул узган ел Татарстарда 10 бәхетсезлек очрагы булганын әйтте.

"Сәбәпләрнең берсе - халыкның өйләрендә куелган газ җиһазларына ваемсыз мөнәсәбәттә булуы, газ җайланмаларының төзеклегенә игътибарлы булуда халыкны күндерү һәм мәҗбүри тикшерүләр уздыру буенча чаралар күрүдә тиешенчә эшләмәү", - дип билгеләп узды Илдус Нәфыйков. Ул мондый очракларның кешеләрнең үзләрен генә түгел, күршеләрен дә куркыныч астына куюларын билгеләп узды.

Нәфыйков прокуратура инициативасы буенча, Таттрансгаз һәм торак инспекциясе белән килешеп, Чистай һәм Бөгелмәдә иминлекне тәэмир итү буенча комплекслы тикшерүләр уздырылганын әйтте.

"Дәүләт, муниципаль хезмәтләр, торак фонды белән идарә органнарының тиешле координациясе булмавы ачыкланды. Бу проблема Министрлар Кабинетында яки Куркынычсызлык советында комплекслы төстә күтәрелергә тиеш дип саныйбыз", - диде Илдус Нәфыйков.

Прокурор фикеренчә, республиканың гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда алдан хәбәр итү системасы камил үк түгел. "15 нче гыйнварда Казанның Идел буе районында ут һәм су белән тәэмин итүдә өзеклек халыкта борчылу тудырды. Эре мегаполис шартларында мондый техноген һәлакәтләргә чик куеп булмый, әмма вакытында хәбәр итү, халыкта хафалану булдырмау буенча эш кирәк. Вакыйгаларның негатив дәвамлылыгын кисәтү буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Республикада социаль-икътисади рискларны фаразлау буенча бердәм ведомствоара үзәк булырга тиеш ", - диде ул. Илдус Нәфыйков аның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы хәлләр үзәгенә тиңдәш булырга тиешлеген билгедәп узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100