Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көндезге унике сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты тавыш биргән
Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 кеше гражданлык бурычын үтәргә өлгергән.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим»). Көндезге 12.00 сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биргән. Бу хакта район газетасы яза.
Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 15 мең 868 райондашыбыз катнашырга тиеш. Тавыш бирүнең төп көненә кадәр сайлаучыларның 81 проценты алдан тавыш бирергә өлгергән.
Шул сәбәпле көн дәвамында участокларда чиратлар күзәтелмәде. Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 райондашыбыз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде.
Район халкы илебезнең төп законына төзәтмәләр кертүгә битараф түгел. Өлкәннәр дә яшьләр дә тавыш бирүдә активлык күрсәтә. Алдан тавыш бирүдә һәм тавыш бирүнең төп көнендә район буенча 30 участок сайлау комиссиясендә 170 райондашыбыз эшли. Сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән һәм иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр эшли, диелә бу хәбәрдә.
Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзорның санитар иминлекне тәэмин итү буенча җиткерелгән таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирелә. Сайлау участоклары бүген кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз