news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндезге сәгать бергә Олы Ачасыр халкының яртысыннан артыгы гражданлык бурычын үтәгән

Быел бу җирлектә үзара салым акчасын яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем 300 сумнан бирергә тиеш.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Бүген көндезге бергә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы халкының  53 проценты үзара салым буенча референдумда тавыш биргән. Бу хакра район газетасы хәбәр итә. 
 
Авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин белдергәнчә, көндезге сәгать бергә халыкның 53 проценты тавыш биргән иде инде. Быел бу җирлектә үзара салым акчасын яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем 300 сумнан бирергә тиеш.
 
  • Бүген, 18 ноябрьдә Татарстанның 43 районнында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум уза. Әлеге мөһим чара 827 – авыл һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырыла. Яшел Үзән районында да ул оешкан төстә үткәрелә.
 
Олы ачасырлылар референдумның мөһимлеген аңлый. Шуңа да мәдәният йортында уздырыла торган чарага иртәдән үк барып, бурычын үтәп кайтуны кулай күрә. 
 
"Әле дә ярый республикада әлеге программа эшли. Елга бер тапкыр безгә үзара салым акчасын бирәсе авыр түгел, иң мөһиме файдасы булсын. Хәзер авылыбызның һәр урамына машина белән кереп була диярлек", - дип фикерләре белән уртаклаша референдумда катнашкан Тәскирә Шәйхуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100