news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндезге өчкә Теләче районында яшәүчеләрнең 65 процентка якыны тавыш биргән

Районда яшәгән сайлау яшендәге 10 мең 934 кешенең 7 меңнән артыгы тавыш биргән.

(Теләче, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Көндезге 15.00 сәгатькә Теләче районында яшәүчеләрнең 65 процентка якыны үзара салым буенча референдумда тавыш биреп өлгергән. Бу хакта "Теләче" газетасы хәбәр итә. 

Районда 10 мең 934 сайлау яшендәге кеше исәпләнә. Шуның 7 меңнән артыгы гражданлык бурычларын үтәгән. 

Район халкы, һава торышы начар булуга карамасатан, сайлау участокларына килүен дәвам итә. Күпчелек әти –әниләр үзләре белән кечкенә балаларын да алган. Яшьләрнең дә, җирлегебезнең киләчәгенә битараф булмаулары күңелне сөендерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Күптәнге проблемаларны хәл итүдә, үзара салым программасы ярдәм итә. Акчаның юллар ремонтына, күперләр, чишмәләр ремонты һәм башка бик күп эшләр шуның мисалы”, -диделәр референдумда катнашучы өлкәннәр. Җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләре сайлауга килә алмаган райондашларыбызга өйдә сайлау мөмкинлеге тудырылган. Теләченең 2670 номерлы сайлау участогына 3 кеше гариза калдырган булган.

Габдерәшит һәм Мәрзия Габдрахиковалар өйләрендә тавыш биргән.  “Ел саен, сайлауга барып, үз тавышымны бирә идем. Быел сәламәтлегем какшау сәбәпле, бара алмадым. Тормыш иптәшем дә авырып китте", - дигән Мәрзия апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100