news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көндез Татарстанда явым-төшем көтелми

Әмма яшен һәм томан булуы ихтимал

 (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада җылы һәм дымлы һава торышы саклана, яшен һәм томан булуы ихтимал.

Бүген кич һәм төнлә Татарстан буенча, аерым алганда, Казанда яшен булуы көтелә, ул вакытта төньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил. Төнлә урыны белән томан, күз күреме 1000 метр тирәсе. Алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яшенле яңгыр.

Иртәгә төнлә республика буенча уртача температура 9-14 градус җылы, көндез – 15-26.
Төнлә Казанда 10-14 градус җылы булуы көтелә, көндез – 21-25.

19 июль төнендә республикада явым-төшем көтелми. Температура 6 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot