Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көндез бәрәңге алган, төнлә янып үлгән
Янгыннар саксызлык аркасында чыккан дип фаразлана
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Якшәмбе көнне төнге сәгать беренче яртыда янгын сүндерүчеләргә Тукай районының Кырныш авылында ут чыгу турында хәбәр килә. Көндез хуҗалар монда бәрәңге алган булалар. Янгын тәмәке тартканда саксызлык сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Янгын сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан хуҗаның 33 яшьлек улының гәүдәсен табып алалар.
Шул ук көнне кичке сәгать унынчы яртыда Ташкичү авылында торак йорт яна. 47 яшьлек ирне ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында авыр хәлдә больницага алып китәләр. Бу фаҗигагә дә тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү гаепле, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән, дип белдерә “Якты юл” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз