news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндәшнең аз составтагы яхшы уены гол кертергә комачаулый – Зиннәтулла Билалетдинов

Җаваплылыкның зур булуы уенда да чагылыш тапты, дип саный "Ак Барс"ның баш тренеры.

Көндәшнең аз составтагы яхшы уены гол кертергә комачаулый – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Омскида "Авангард"ка каршы уенга бәя бирде. Остазның матбугат конференциясе вакытындагы фикере, гадәттәгечә, кыска булды.

"Тулаем алганда яхшы уен булды. Ике команда да яхшы уйнады. Беренче периодта уенга тиз генә кереп китә алмау ни белән аңлатыла, дисезме? Җаваплылык югары бит. Бераз каушау да булгандыр. Бәлки, озак уйнамау да тәэсир иткәндер", – диде Билалетдинов.

Бүгенге уенда "Ак Барс" күплектә уйнап алка кертсә дә, күп мөмкинлекләрне кулдан да ычкындырды. Остаз аны үзенчә аңлата. "Көндәш команда аз составта яхшы уйный. Гол кертүе кыен", – диде "Ак Барс"ның баш тренеры.

Зиннәтулла Билалетдиновтан сакчы Степан Захарчук хакында да сораштылар – Уфага каршы агрессив уен күрсәтте, бу сериядә ни көтәргә кирәк, диелде.

"Ул ситуациягә карап уйнаячак. Бетте-китте. Ә тәртибенә карата бернинди дә дәгъва юк", – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциянең ярымфиналында Омскида җирле "Авангард" командасын отты – 2:1.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100