news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көндәшлекне үстерү чаралары быел барлык муниципалитетларда эшләнеп бетәргә тиеш

Алар муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше буенча урта вакытка исәпләнгән яңа программаларга кертеләчәк

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында узган видеокиңәшмәдә көндәшлекне үстерү буенча территорияләр планнарын эшләү мәсьәләсе күтәрелде. Анда билгеләп үтелгәнчә, быел көндәшлекне үстерү чаралары барлык муниципалитетларда эшләнеп бетәргә тиеш. Республиканың һәр территориясе товар базарларына яңа катнашучы килү өчен шартлар тудыру буенча үз чараларын эшләячәк. Алар муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше буенча урта вакытка исәпләнгән яңа программаларга кертеләчәк. Яңа программаларны киләсе елдан эшләтеп җибәрү ниятләнә.

Территориаль планнар узган ел ахырында республика Хөкүмәте тарафыннан расланган “ТР да Конкуренцияне үстерү” программасына нигезләнеп эшләнәчәк. Аның төп максаты- Татарстанда эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә конкурентлы тирәлек тудыру. РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән Монополиягә каршы федераль хезмәт субъектларда конкуренцияне үстерү буенча программаларның үтәлешен координацияләячәк. Федераль министрлык планы буенча, быел иң яхшы төбәк программаларына махсус грантлар булдыру каралган.



news_right_1
news_right_2
news_bot