news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндәлек киемдәге этномотив тенденцияләр татарларның ачышы түгел – Динә Гатина-Шәфыйкова

Фәнни хезмәткәр Татарча casual проектының җитәкчесе Айгөл Сингатуллинага җавабын ирештерде.

Көндәлек киемдәге этномотив тенденцияләр татарларның ачышы түгел – Динә Гатина-Шәфыйкова
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова көндәлек киемдә этномотив тенденцияләрне куллана башлауны татарларның ачышы дип әйтүне кире кага. Күптән түгел Татарча casual проектының җитәкчесе Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы көндәлек кием тегә башлауны оригиналь идея дип белдергән иде. Фәнни хезмәткәр Айгөл Сингатуллинага җавабын “Татар-информ” матбугат агентлыгына җиткерде.

Динә Гатина-Шәфыйкова көндәлек киемдә этномотив тенденцияләрнең яңара башлавын  ХХ гасырның алтмышынчы елларында хиппи субкультурасының модага йогынтысы көчәю белән бәйләп аңлата. Бу очракта кешеләр төрле халыкларның кием элементларын, декор мөмкинлекләрен үзара катнаштыра. Соңрак бу фикерне дизайнерлар да отып ала. Алар яңа юнәлешләр барлыкка китерә. Вакыты-вакыты белән бөтен кеше диярлек Азия, славян, Африка мотивлары белән мавыга башлый.

Фәнни хезмәткәр дөньяда феномен булып саналган берничә мисал да китерә. Мәсәлән, бавариялеләр көндәлек тормышта килгән милли киемнәр бүген үзенә күрә җирле мода хасил иткән. Шулай ук хәзер кимоно башлыча бәйрәмдә генә киелсә дә, Япониядә ул меңнәрчә еллар сакланган гореф-гадәтләр аша бүгенге көнгә килеп ирешкән. 

“Шушы урында сорау киеп туа, - ди фәнни хезмәткәр. – Ни өчен татар дизайнерлары көндәлек киемгә милли орнементларны яисә бөтен костюмны кире кайтаруны үзләренең ачышы дип саный соң? Әлбәттә, аларның катлаулы хезмәте хөрмәткә лаек. Чөнки дөрес итеп тегү – ул шактый тырышлык таләп итә. Әле автор иренмичә чыганакларны да өйрәнсә, аның эш нәтиҗәсенең әһәмиятенә тиңнәр булмаячак”, - ди Динә Гатина-Шәфыйкова.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова татарларның милли орнаментлы киемнәргә өстенлек бирә башлавын дөньяда этномотив тенденциянең популярлашуы белән бәйләп аңлаткан иде.

Татарча casual проектының җитәкчесе Айгөл Сингатуллина моның белән килешмәде. Ул: “Бүген татарларның милли орнаментлы киемнәргә өстенлек бирә башлавы милләтнең өлгергәнлек билгесе. Бу оригиналь идея иде”, - дип җавап кайтарды.

Бу җавабында Динә Гатина-Шәфыйкова идеянең никадәр оригиналь булуына үз фикерен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100