news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнчыгыштан килгән халыклар хәзерге Актаныш районы аша үтеп кергән - Фаяз Хуҗин

Казанда тәкъдим ителгән "Туган ил буйлап - Актаныш" фильмының сценариен Кадрия Идрисова язган.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 18 апрельдә, Татарстан Язучылар берлеге бинасында "Туган ил буйлап - Актаныш" исемле 2 серияле тарихи-документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе узды. Тарихи-документаль фильмда Актаныш җирлегендә туып үскән, шулай ук ул якларны өйрәнгән шәхесләр урын алган. 

Археолог Фаяз Хуҗин Актанышта халыклар бик борынгыдан ук яшәгән, дип саный. “Мин археолог булгач, борынгы чоры белән кызыксындым. Актаныш – көнчыгышта урнашкан. Димәк, көнчыгыштан килгән халыклар хәзерге Актаныш районы аша үтеп кергәннәр. Биредә таш гасырга, бигрәк тә бронза гасырына караган Такталачык каберлеге дә бар”, - диде Фаяз Хуҗин.

Режиссер Алмаз Нургалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә фильны Актаныш районы тарихы буларак кына түгел, ә киңрәк карарга кирәк, дип белдерде. “Фильмны без Актаныш авылы тарихы буларак бирсәк тә, аны мин киңрәк итеп карар идем. Актаныш җирлеге тарихы күрше районнар, Татарстан һәм дөнья тарихыннан башка бара алмый”, - диде ул.

Фильм 2 ел эшләнелгән. Аның режиссеры, операторы һәм монтажлау остасы - Алмаз Нургалиев, ә сценарий авторы - аның әнисе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Кадрия Идрисова фильм буенча эш бетмәгән, дип саный. “Эшлисе эшләр әле бик күп. Актанышны биологик, генетик, фольклор ягыннан тикшерергә кирәк. Бәлки бездән соң да бу эшне дәвам итүче булыр”, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100