Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көнчыгыш Төркиядә үскән күрәгәне барлыгы 115 илгә экспортлыйлар
Көнчыгыш Төркиядә үскән күрәгәне экспортлау күрсәткечләре буенча Россия дүртенче урында.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш Төркиянең Малатья провинциясендә барлыгы 8 миллион абрикос агачы үсә. Биредә үскән күрәгә барлыгы 115 илгә экспортлана. Дөньяда күрәгә экспортының 85 проценты Малатья провинциясенә туры килә. Бу хакта «Анадолу» сайты хәбәр итә.
Биредә 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 31 юиленә кадәр, ягъни бер ел эчендә 252 661 миллион доллар сумга 96 400 мең тонн күрәгә экспортланган.
Бу күрәгәнең төп экспортерлары — АКШ, Франция һәм Германия. Россия дүртенче урында.
Төркиядә барлыгы 17 миллион абрикос агачы үсә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз