news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнчыгыш кулъязмалар институты татарча басмаларны цифрлы форматка күчерергә җыена

Фәнни даирәләрдә «Казан фонды» дип аталган фондта биш меңгә якын татар китабы саклана.

Көнчыгыш кулъязмалар институты татарча басмаларны цифрлы форматка күчерергә җыена
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 29 февраль , «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институтында татар телле басмаларны цифрлы форматка күчерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Институтта биш меңгә якын татар китабы саклана. Фәнни даирәләрдә әлеге фондны «Казан фонды» дип тә атыйлар. Татар китаплары Азия музеена Россиянең төрле типографияләреннән йөз елдан артык вакыт эчендә кергән. Моннан тыш, коллекция көнчыгышны өйрәнүче берничә буын шәхси китапханәләре белән тулыланган.

Хәзерге вакытта институт фондларында саклана торган китапларның библиографик күрсәткечен төзү эше башланган.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты директоры, тарих фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Ирина Попова белән очрашты.

Очрашу барышында киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән татар телендәге басмаларны цифрлы форматка күчерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты - Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышның язма истәлекләрен, шулай ук Азия һәм Төньяк Африка илләренең борынгы һәм урта гасыр тарихларын комплекслы өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100