Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе Татарстан парламентында булды
Делегацияне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озата барды
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе төбәк акимы Бердыбек Сапарбаев җитәкчелегендә Татарстан парламентында булды. Делегацияне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озата барды.
Ул кунакларга ТР Дәүләт Советы формалашу принциплары һәм аның эшчәнлеге турында сөйләде. Бердыбек Сапарбаевны депутатлар эшендә файдаланыла торган планшет компьютерлар кызыксындырды. Ул утырышларның көн тәртибе ике телдә - рус һәм татар телләрендә бирелүен билгеләде.
Көнчыгыш-Европа өлкәсе мәслихәте җитәкчесе Григорий Пинчук белән Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге өлкәсендә закон чыгару эшенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Бердыбек Сапарбаев ачык каршы алулары һәм кунакчыллык өчен, ТР җитәкчелегенә, республика Президентына һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенә рәхмәтен белдерде.
Бердыбек Сапарбаев казахлар җәмгыятенә бүләк буларак, милли киемнәр, сувенирлар һәм күчтәнәчләр тапшырды. Аңа җавап бүләк буларак, әдәби китаплар, "Безнең йорт-Татарстан" журналы номерлары бирелде.
Соңыннан делегация вәкилләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә юнәлделәр, анда Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концерты булды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз