Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көнбатыш Себердә ислам тарихын чагылдырган китап әзерләнә
Көнбатыш Себердә ислам тарихын чагылдырган китап әзерләнә
(Төмән, 22 май, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәндә үткән Булат Сөләйманов укуларында «Көнбатыш Себердә Ислам тарихы» дигән өч томлы китапның кульязмадагы беренче томын тәкъдирләү чарасы да булып үтте.
Исламның Көнбатыш Себердә таратыла башлавыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихы фәнни әдәбиятта эзлекле чагылмаганны күз уңаенда тотып, Төмән дәүләт университеты Гуманитар эзләнүләр институтының этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне өйрәнү секторы бу төбәктә Ислам тарихын яза башлады, ул хезмәт 3 томнан торачак, ә 1 томы инде әзер, дип игълан итте конференцияне йомгаклау мәҗлесендә секторның җитәкчесе Александр Ярков.
Бу хезмәтнең авторлары – дөньяви фәннәр буенча галимнәр: тарих фәннәре докторы Александр Ярков, Төмән Гуманитар эзләнүләр институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Изил Гарифуллин, Россия Культурология институтының Себер филиалы сектор бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Ирина Селезнева, Россия ФА нең Археология һәм этнография институты секторы бүлеге, тарих фәннәре кандидаты Александр Селезнев һәм башкалар. Хезмәтнең рецензенты - Татарстан ФАнең Этнологик мониторинг секторы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков. Әле кульязмада гына булган бу хезмәтең эчтәлеге белән таныш булмаганлыктан, булачак китап турында фикер алышуны җәелдерү мөмкин булмады, шулай да авторлар төркеме җитәкчесе Александр Ярковка әлеге хезмәт буенча кайбер сорауларын җиткерде. Әмма Александр Павловичның җавабыннан һәм Александр Селезневның өстәмәләреннән чыгып, бу хезмәттә Себердә Ислам тарихы шомартылып күрсәтелер, дигән фикергә урын калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз