news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көнбагыш мае кыйммәтләнә төште
Ә яшелчә һәм җиләк-җимеш арзанаюын дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Башкаланың кибет-базарларында яшелчә һәм җиләк-җимеш арзанаюын дәвам итә. Соңгы бер атнада кәбестә -13 процентка, башлы суган -7,7, бәрәңге-6,7 процентка, кишер- 3,5, алма -0,7 процентка очсызланган. Башка туклану продуктлары арасында катырылган балык бәясенең -1,3, шикәр комының якынча 1 процентка арзаная төшүе күзгә ташлана.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, узган бер атнада атланмай һәм көнбагыш мае, сырлар, бодай оны бераз кыйммәтләнә төшкән. Аларда бәяләр үзгәреше 0,3-0,5 процент тирәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2