Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көнүзәк мәсьәлә // "ПОДУМАЕШЬ, АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ!" // 27 декабрь, № 52
Көнүзәк мәсьәлә // "ПОДУМАЕШЬ, АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ!" // 27 декабрь, № 52
Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Роберт Миңнуллинның Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышыннан. Без нишләптер бөтен эшне дә ашык-пошык эшләргә яратабыз: килеп терәлгәч кенә кыймылдый башлыйбыз, иртәнге эшебез кичкә ярамый.
Татар акылы төштән соң диюләре хактыр, күрәсең. Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗминең «Татар акылы төштән соң, Кайчан төш җитәр икән?» дигән шигырь юлларын да өстисе килә. Булачак муниципаль берәмлекләр һәм аларның территориаль чикләрен билгеләү турындагы закон проектлары белән дә шулайрак килеп чыкты. Закон проектларын бер бирәбез, бер алабыз. Законнарны бер кабул итәбез, бер юкка чыгарабыз. Бер сессиядә бер төрле сүз сөйлибез, икенче сессиядә — бөтенләй киресен... Мин бүген әлеге законнарның сәяси әһәмияте турында, аларның мөһимлеге, ашыгыч рәвештә кабул ителергә тиешлекләре турында сөй-ләп тормыйм. Аларын барыбыз да белеп, күреп тора. Ни өчен шулай ашыкканлыгыбыз да мәгълүм. Хәзер кагылачак проблемалар, беренче карашка, бик тә гади һәм дәүләткүләм әһәмияте ул кадәр юк та шикелле тоелырга мөмкин. Кайберәүләрнең: «Подумаешь, авыл исемнәре!» диюләре дә бар. Әмма юкка гына. Мәсьәләләр бик тә җитди һәм аларны ничек булса да кичекмәстән хәл итәргә кирәк.
Беренче проблема. Авылларның статуслары яисә аталышлары турында. Хик-мәт шунда ки, рус телендә авыл атамаларының берничә төре бар. Село, деревня, поселок, поселение, хутор, слобода һәм башкалар. Әйдәгез, сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп карыйк. Ожегов сүзлегендә болай диелгән:
Село — большое крестьянское селение. Деревня — крестьянское селение. Деревенька, деревушка дигән сүзләре дә бар. Поселок — поселение городского типа. Хутор — 1.0бособленный земельный участок с усадьбой владельца. 2. Крестьянский поселок, обычно не большой. Поселение — 1. Населенный пункт, а также вообще место, где кто-нибудь живет, обитает. 2. Принудительное водворение на жительство на отдаленном месте наказание за что-нибудь.
Даль сүзлегендә:
Село — обстроенное и заселенное крестьянами место, в коем есть церковь. Деревня — крестьянское селенье, в котором нет церкви. Хутор — усадьба, отдельный дом, со скотом и сельским хозяйством. Поселок — небольшая деревенька, деревушка.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә:
Авыл — авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче халык яши торган урын, торак пункт. Анда да пункт сүзенең татарчасын эзләп маташмаганнар. Хутор — 1.Чәчүлек җире, йорт-каралтылары белән бергә аерым бер хуҗага караган крестьян хуҗалыгы. 2. Россиянең көньягында һәм Украинада кечкенә авыл. Поселок — гадәттә шәһәр яки зуррак авыл тирәсендә урнашкан, шә-һәр тибындагы зур авыл. Монысы, гомумән, бернинди кысаларга да сыя торган түгел. Зуррак авыл тирәсенә урнашкан зур авыл килеп чыккан.
Күрәсез, сүз-лекләрнең үз-ләрендә дә бертөрлелек юк. Без тикшерә торган документлар белән танышып чыкканнан соң да бик күп сораулар туа. Әгәр дә чиркәүле яисә мәчетле авылларны село дип санасак, без элекке деревняларны да рәс-ми рәвештә селога әйләндерергә тиеш булабыз. Ни өчен дисәң, соңгы ун-унбиш елда гына да меңләгән авыллар чиркәүле һәм мәчетле булды, һәм киресенчә, элекке мәчетле һәм чиркәүле бик күп элекке авыллар кечерәеп беттеләр, бетеп баручы авыллар рәтенә күчтеләр. Күп авылларда китапханәләр, медицина пунктлары бетерелде. Аларны нәрсә дип атарга? Берничә генә хуҗалык калган авыллар бар. Алар белән нишләргә? Тагын әллә күпме аңлашылмаучылыкларны санарга булыр иде. Кыскасы, күп документларда село, деревня һәм поселок төшенчәләре шактый очракта чынбарлыкка туры килми. Үзем белгән Актаныш районы буенча гына да шактый гына мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Әйтик, Сөн буенда Көзкәй, Аеш, Тыңламас авыллары бар. Зурлыклары буенча өчесе дә бер чама. Шуңа да карамастан, Аеш белән Көзкәй — село, ә Тыңламас — деревня. 46 хуҗалыгы булган, 153 кеше яшәгән Чишмә авылы — село, ә 72 хуҗалыгы, 268 кешесе булган Меңнәр, киресенчә, деревня гына икән. 22 хуҗалыклы, 68 кешеле Михайловка да — поселок, 354 хуҗалыклы, 1033 кешеле Киров та — поселок. Ә Киров авылының документлардагы тулы рәсми язылышы менә болай — «поселок совхоза имени Кирова». Комитет утырышында шушы мәсьәләне караганда депутат В. Н. Бударин да аптырап утырган иде. «Вообще-то я родился и вырос в деревне Гильдеево Пестречинского района, но в проекте закона написано почему-то село Гильдеево», — дип сорау да биргән иде. Әмма ул үзенең соравына аңлаешлы җавап ала алмады. Закон проектларын эшләүчеләр бөтен мәгъ-лүматларны да Статистика буенча Дәүләт комитетыннан алуларын әйтәләр. Статкомитет үз чиратында «Татарстан Республикасының административ-территориаль бүленеше» (1992) исемле китаптан алган. Ул исә күптән инде искергән, аны, һичшиксез, үзгәртергә вакыт. Әмма бу үтә дә катлаулы һәм вакыт сорый торган проблема. Биредә мин җитәкләгән Татарстан законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларын тәңгәлләштерү комиссиясе турында сүз чыкты. Без авыл исемнәренең үз белдегебез белән бер генә хәрефенә дә кагыла алмыйбыз. Без русча язылган, русча кабул ителгән законнарның татар телендәгеләре белән тәңгәллеген генә тикшерәбез. Әгәр авылларының исемнәре охшамый икән, я булмаса бозып языла дип исәплиләр икән, үз-гәртәселәре килә икән, иң элек авыл халкы үзе бер фикергә килергә, ягъни референдум уздырырга, җыен җыярга тиеш. Аннары гына район советы карар кабул итә. Ул документлар Дәүләт Советына килеп керә. Иң мөһиме: боларның барысына да федераль хакимиятнең рөхсәте кирәк булачак. Анысы инде үзе бер озын-озакка сузыла торган тарих. Ә инде үзгәртергә керешсәк, һичшиксез, архив документларына мөрәҗәгать итәргә ти-еш булачакбыз. Иманым камил, ул бозылган исемнәр белән әлеге авыллар гасыр буе яшиләр. Аннары, шул бозып язылган авыл исемнәре меңләгән кешеләрнең документларында — туу турындагы таныклыкларында, паспортларында, хәрби билетларында, пенсия кенәгәләрендә теркәлгән. Аларын ничек итеп үзгәртеп бетерергә? Бу бит әллә күпме көч, вакыт, әллә күпме уңайсызлыклар тудыра торган әйбер. Кү-рәсез, хәтта үзгәрешләр кертелгән очракта да, аның тискәре нәтиҗәләре булмый калмас дип уйлыйм.
Комитет утырышында чыгыш ясаганда юстиция министры М. Курманов республика авыл-шә-һәрләренең исемнәренә, аларның язылышларына ревизия ясау турында сүз кузгаткан иде. Ал-да санап кит-кән кыенлыкларга да карамастан, мин аның белән тулысынча киле-шәм. Бу өлкәдә реформа ясамыйча һич тә ярамый. Село нинди, авыл нинди булырга тиеш? Кайсысында чама бе-лән күпме ке-ше булырга ти-еш? Мәктәп, клуб, кибет, китапханә, җирле үзидарә, почта, медицина пункты кебек оешмалар да булу шартмы? Кыскасы, ниндидер бер положение яисә закон кабул иткәндә дә начар булмас иде.
Икенче проблема татар авылларының татарча әйтелешләренә, язылышларына кагыла. Без бу хакта беләбез, борчылабыз, зарланабыз. Әмма шуннан ары киткәнебез юк. Мин биредә, бигрәк тә гап-гади татар авылларын русча язганда -ово, -ево кушымчаларын өстәү турында әйтәм. Татар авылларының бер өлеше русча язылганда үзгәрешсез языла. Әйтик, Актаныш, Мамадыш... Ә менә кайберләре рус транскрипциясе белән язылганда ни өчендер үзгәрә дә куя. Мәсәлән, Кайбыч — Кайбицы, Питрәч — Пестрецы, Кукмара — Кукмор.... Аларын да карап чыгарга кирәк. Мә-сәлән, Актанышта зур Пучы авылы бар. Аның русчасы ни өчендер Поисево дип атала. һич югы Пучино яисә Пучеево да димәгәннәр. Нәрсәгә таянып шулай бозганнар аны? Беркем белми. Руслар Пучы дип әйтә алмыйлармы?. Әйтә алалар, әлбәттә, һәрхәлдә, бу тәрҗемә рус грамматикасына нигезләнеп эшләнгәндер дип уйламыйм. Киресенчә, аны заманында берәр надан писарь шулай дип язган, яисә Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендәге русча белмәүче старостаның эше бу. Шулай булмаса, Балтачны бер районда Балтаси дип, икенчесендә Балтачево дип, Аккүзне бер төбәктә Аккузево дип, икенче бер җир-дә Аккузино дип тәрҗемә итмәсләр иде. Кайбер авылларның татарча исемнәрен, гомумән, русчага тәрҗемә иткәнбез: Биектау — Высокая Гора, Чүпрәле — Дрожжаное, Балык Бистәсе — Рыбная Слобода... Шунысы кызык, авыл исемнәрен руслаштыру фәкать безнең Татарстанда гына икән. Мари Элга чыгасың, юл күрсәткечләренә мари авыллары бер бозылмыйча марича язылган, чувашларга чыгасың, шул ук хәл. Хәтта күрше Башкортстанда да, бәлки, игътибар итүчеләр бардыр, хәзер татар, башкорт авылларын койрыксыз яза башлаганнар. Мин махсус Удмурт Республикасының картасы белән танышып чыктым. Удмурт авылларының һәммәсе дә үзләренчә язылган. Можга, Сарапул, Алнаши, Кизнер, Якшур Бодья, Какмош... Бары тик татар һәм рус авыллары гына биредә дә койрыклы: Троеглазово, Атабаево, Данилово, Сабанчино һ.б. Моның белән кем дә булса шөгыльләнергә тиештер бит? Лингвистлар, тел галимнәре... Әмма без телгә кагылышлы мәсьәләгә килеп кагылсак, уттан курыккан кебек куркабыз.
Өченчесе — тәрҗемә проблемасы. Закон проектларында авыл — сала дип тәрҗемә ителгән. Дөрес, татарда андый сүз бар. Әмма ул иске сүз, ул сирәк кенә, элекке әдәби текстларда гына кулланылган. Бу, миңа калса, бәхәсле тәр-җемә. Алай гына да түгел, ул русның селосын сала дип бозып кына әйтү. Бездә авыл сүзе генә бар. Безнең татарда ни өчендер село да, деревняда да, хутор да, поселок та авыл. Ә закон проектларында поселение сүзе килеп керә. Монысы инде гади авыл гына түгел, ә административ-территория берәмлеге. Русчасын үзгәртеп булмый. Ә ничек тәрҗемә итәргә? Бәлки, элекке төрки телдә яисә хәзерге берәр башка төрки телдә бардыр аның матур тәрҗемәсе? Эзләргә, табарга, һич югы уйлап чыгарырга кирәк. Әгәр дә таба алмыйбыз икән, законнарның татарчасында, аннары инде кулланылышта да поселение булып китәчәк.
Мондый очракта әлеге җитди проблемаларны тәр-җемәчеләр җилкәсенә генә аударып калдыру, шулай ук, дөрес булмас иде. Гомумән, бездә татар терминологиясе эшләнмәгән дигән тәэсир кала. Кем ничек булдыра ала, шулай тәрҗемә итә. Шуңа күрә разнобой килеп чыга. Кичекмәстән республикада терминология комиссиясен оештырырга, яисә ниндидер даими эш-ләүче лингвистик үзәк булдырырга вакыт. Аның карарларын Министрлар Кабинетындамы, Дәүләт Советындамы раслау да мәҗ-бүри булырга тиеш дип уйлыйм.
Кемнәрдер минем әлеге тәкъдимнәремә кул гына селтәргә мөмкин. Янәсе, ярар, моңа кадәр яшәдек бит әле, берни дә булмады. Янәсе, өйрәндек, күнектек бит инде. Шулай, без бик күп әйберләргә күнеккәнбез. Дәүләтсез яшәргә дә күнектек, телсез яшәргә дә күнектек. Тагын бик күп әй-берләргә күнегеп киләбез. Күнекмәскә кирәк! Күнегү — куркыныч әйбер!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз