news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Маркс һәм Зур Кызыл урамнары капиталь ремонтка ябыла

К.Маркс һәм Зур Кызыл урамнары капиталь ремонтка ябыла

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казанның 1000 еллыгы белән бәйле рәвештә юлларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Шул рәвешле, 24 июньдә Толстой урамыннан Ирек мәйданына кадәр участокта Зур Кызыл урам ремонтка ябылачак. Шәһәрнең транспорт һәм элемтә бүлегендә ышандыруларынча, юл төзүчеләргә асфальтбетон салырга 10 көн кирәк булачак.

Аннан соң Толстой урамыннан Ирек мәйданына кадәр участокта, шулай ук К.Маркс урамы 10 көнгә ябылачак. Ремонт вакытында пассажир транспорты хәрәкәте яңа схема буенча яки урап йөриячәк, әмма маршрут автобусларының соңгы тукталышлары үзгәрешсез калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100