news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күәм – Олы Әтнә юлында комбайн белән “КамАЗ” машинасы бәрелешкән

“КамАЗ” машинасы борылышка сыешмаган

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Әтнә төбәгендә, төгәлрәге, Күәм – Олы Әтнә юлында комбайн белән “КамАЗ” машинасы бәрелешкән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклау белән мәшгуль. Алган хәбәрләргә караганда, ике транспорт чарасы кара-каршы килгәннәр һәм күпердә очрашканнар. Комбайн Күәм авылы ягыннан, ә йөк машинасы Олы Әтнәдән Күәмгә таба хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “КамАЗ” машинасы борылышка сыешмаган. Нәтиҗәдә, шоферның тәне җитди җәрәхәтләнеп, район үзәк хастаханәсенә озатылган. Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара, дип белдерә “Әтнә таңы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100