news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күмәч-кондитер комбинатында икмәк пешерергә компьютер ярдәм итәчәк

Күмәч-кондитер комбинатында икмәк пешерергә компьютер ярдәм итәчәк

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ формалы икмәк пешерү өчен 800 мең еврога үзенчәлекле технологик линия сатып алган. Ризык җитештерү процессы тулысынча автоматлаштырылган. Әзер продукцияне мичтән кул белән алырга кирәкми - савытлар вакуум ярдәмендә бушатыла.

Бу Казанда икмәкне кул көченнән башка пешерергә мөмкинлек бирүче бердәнбер җиһаз. Линия эшләү вакытында аның янында компьютер күрсәтмәләрен үтәү өчен ике кеше генә тора, ә компьютер кирәкле программаны сайлый һәм уңышлы үти - әзер ипиләр төгәл вакыт белән чыгарыла. Икмәк чыгару күләме дә гадәттәгедән берничә тапкыр артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot