news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ җитәкчесе Раиса Кимны хөрмәтләү тантанасы була

Анда Казан мэры Илсур Метшин катнашачак

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Казанның Адоратский урамында урнашкан «Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ предприятиесендә тантаналы чара булачак. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре Раиса Кимны хөрмәтләү уңаеннан оештырыла.

 Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган белешмә буенча, тантанада, Раиса Кимның 70  яшьлек юбилее уңаеннан Казан шәһәре бүләген тапшыру өчен, мэр Илсур Метшин үзе катнашыр дип көтелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot