news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көллияткә һәм техник һөнәр училищесына документлар кабул итү вакыты озайтыла

Абитуриентларны кабул итү срогын аттыру – Хөкүмәтнең Россиядә эшче һөнәрләренең мөһимлеге турындагы приниципиаль позициясе

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләргә һәм техник һөнәр училищеларына документларны кабул итү срогын 31 декабрьгә кадәр озайту тәкъдиме белән чыкты. Ведомствода тәкъдимне яшьләр арасында урта махсус белем алуны популярлаштыру ихтыяҗы белән аңлаталар. Шулай итеп, әгәр уку йорты студентларны җитәрлек җыймаган һәм буш урыннары калган икән, ул агымдагы ел ахырына кадәр булачак белгечләрне кабул итә ала, дип яза «Известия» газетасы.

Абитуриентларны кабул итү срогын аттыру сәбәпләренең берсе – Хөкүмәтнең Россиядә эшче һөнәрләренең мөһимлеге турындагы приниципиаль позициясе. Элек вице-премьер Ольга Голодец белдергәнчә, бүген һөнәр көллиятләренә баручы яшьләр өлеше, узган еллар белән чагыштырганда, сизелерлек арткан, кайбер белгечлекләр буенча бер урынга 6 кеше туры килгән.

Бу Хөкүмәтнең урта һөнәри белем алуга ярдәм итү буенча беренче адымы гына түгел. Шулай итеп, тагын бер адымнарның берсе -  һөнәри бергәлекләрне һәм WorldSkills Russia эшче кадрларны үстерү буенча коммерциячел булмаган формада дәүләт агентлыгы булдыру, анда эш белән тәэмин итүче, һөнәри фәнни-мәгариф берләшмәләре вәкилләре керәчәк. Агентлыкны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы гамәлгә куя. Ул киләсе елда эшли башлар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100