news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күлле Киме авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булу уңаеннан кичә узды

Әтнәдә яшәүчеләргә яхшы таныш булган якташ – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерова да катнашты.

(Әтнә, 3 декабрь, “Татар-информ,  “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Күптән түгел Әтнә районы Күлле Киме мәдәният йортында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә бөек шәхесне хөрмәтләп үткәрелгән чаралар арасында аеруча зур әһәмияткә ия булып тора, дип яза җирле басма.

Аның күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким туган авылда узуы да үзенә күрә аерым бер мәгънәгә ия. Авылда шигырь җанлы, кызыксынучан, зыялы халык яши. Бу кичәнең күрке булган кунаклар шул дәрәҗәдә эчтәлекле, мәгънәле итеп сөйләделәр ки, тамашачылар бөтен җаны-тәне белән бирелеп тыңлады.

Кунаклар дигәннән, Әтнәдә яшәүчеләргә яхшы таныш булган якташ – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерованың чыгышы тарихи фактларга нигезләнгән, дөрестән дә бик кызыклы иде.

Кунак буларак чакырылган тагын бер шәхес – Сибгат Хәким музее директоры Луиза апа Шәмсиева да гадәттәгечә, төпле фикерләрен әйтеп, чыгышын шигьри юллар белән тәмамлады.

Чарада шулай ук авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Саимә Сабирова да катнашты. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100