Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Көлке дуслар", "ОркКомитет", "Шикәрные ребята", "Нежные барсы" Себердә татар КВНы уздыра
Катнашучылар милли темаларны, проблемаларны күтәрергә ниятли.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2 апрель көнне себер-татар яшьләре Новосибирск шәһәрендә тәүге тапкыр КВН үткәрә. Анда барлыгы 4 команда: "Көлке дуслар" (Новосибирск), "ОркКомитет" (Новосибирск), "Шикәрные ребята" (Томск) һәм "Нежные барсы" (Барнаул) катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына КВНны оештыручыларның берсе Денис Солтанов хәбәр итте.
“Әлеге идея Себердә Татар яшьләре фестивален уздырганда туды. Фестиваль кысаларында бер кичне без КВН үткәрдек, анда 3 команда катнашты. Фестивальдән соң аерым КВН уздыру теләге барлыкка килде, һәм без ул ниятне тормышка ашырырга булдык”, - диде Денис Солтанов.
Себер-татар яшьләре 2012 елда ук КВН-батллар үткәргән булган. "Фестиваль - чараны яңарту гына", - ди оештыручы.
“КВН рус телендә барыр дип уйлыйм. Әмма татарча чыгыш ясаучыларга, билгеле инде, өстенлек биреләчәк. Һичшиксез, КВНда татар темасы, милли проблемалар, татар дөньясы чагылыш табачак”, - диде әңгәмәдәшебез.
Аның сүзләренчә, КВН, беренче чиратта, аралашу, элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз