Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көлке бәйрәмендә очрашырга чакыралар
Көлке бәйрәмендә очрашырга чакыралар
(Уфа, 1 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясендә кичә «Көлке бәйрәме» тамашалары башланды. Ике көн рәттән барачак бу уен-көлкеле чарада республиканың бик күп сәнгать осталары, шагыйрьләре һәм журналистлар катнаша. Бәйрәмдә, һәр елдагыча, республикада яшәп иҗат итүче татар әдипләре һәм сәнгать осталары да тамашачыларга үзләре әзерләгән көлдергечләрен ишеттерәчәк.
Быелгы «Көлке бәйрәме» республикада чыгучы «Һәнәк» журналы оештырылуга 80 ел тулу белән тәңгәл килде. Шуңа күрә дә әлеге мәдәни чараны «Һәнәк»кә 80 тула – көләргә сәбәп була» дип атарга булганнар. Программаның сценарие бик тә кызыклы итеп әзерләнгән. Аның авторы һәм режиссеры Салават Итбаев кичәнең тамашачыларга ошаячагына шикләнми.
«Көлке бәйрәме» иртәгә – алдакчылар һәм шаяннаркөнендә дә була. Филармониядәге тамашага билетлар сатылып та беткән инде. Димәк, халкыбыз уен-көлкене аңлый һәм тормышыбызны кәефләндереп җибәрергә вакыт та таба.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз