news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәләшләр фестивальгә әзерләнә

Казанда Татарстанның III кәләшләр фестивалендә катнашучылар кастинг үтте

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Татарстанның III кәләшләр фестивалендә катнашучылар кастинг үтте. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, “Кәләшләр” һәм “Кәләшнең дус кызлары” номинацияләрендә финалга чыгучылар исемнәре билгеле булды.
Фестивальнең башкарма директоры Марина Гавшина сүзләренә караганда, фестивальдә катнашырга 500 кыз теләк белдергән. Өстәмә сайлап алу турында Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарыннан 120 кыз ярышты. Жюри кызларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Әмма финалга барлык кызлар да чыга алмады. Финалга чыккан ике кызның исеме “Комсомольская правда” сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Кастингта “Кәләшләр” номинациясендә – 28, “Кәләшнең дус кызлары” номинациясендә 22 кыз сайланып, финалда катнашу бәхетенә ия булды. Шулай итеп, “Кәләшнең дус кызлары” командасы составында катнашырга дәгъва кылучылар өчен әле урыннар бар.
Кызлар 26 февральдә узачак “Татарстанның кәләшләр балы-2010” һәм 27 февральдә “Татарстанның бриллиант кәләше-2010” чараларында катнашачак. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot