news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күктәк-Мирсәет авылында сугышта һәлак булучылар истәлегенә агачлар утыртылачак

Агачларны авылның чистартылган күле янына утыртачаклар.

(Казан. 30 апрель, “Татар-информ”, "Якты юл"). 9 май көнне 09.00 сәгатьтә Күктәк-Мирсәет авылында сугышта һәлак булган 47 авылдаш истәлегенә агачлар утыртылачак. Бу хакта Тукай районының "Якты юл" газетасы хәбәр итә.

Агачларны авылның чистартылган күле янына утыртачаклар.

Күлнең уң ягында сугыштан исән кайткан авылдашлар истәлегенә - 27 чия агачы, сул ягында миләш агачлары утырту планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot