news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша

Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” документаль фильмы Белградта уза торган Халыкара этнографик кино фестивалендә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итте.

Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән. Жюрига ул иртәгә – 13 октябрьдә, кичке программада күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр 14 октябрьдә билгеле булачак.

Фильмның авторлары кинофестивальдә үзләре катнаша алмаган.

Мәгълүмат өчен: Халыкара этнографик кино фестивале 10-14 октябрьдә Сербия башкаласында – Белградта үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100