news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күкрәктә яман шешне ачыклау буенча Казанда узган акциянең якынча нәтиҗәләре билгеле

Табиблар 546 хатын-кызның сөт бизләрен тикшерде.

Күкрәктә яман шешне ачыклау буенча Казанда узган акциянең якынча нәтиҗәләре билгеле
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күкрәктә яман шешне башлангыч стадиядә диагностикалау буенча, #япрошла социаль акциясенең нәтиҗәләре мәгълүм. Аларны "Татар-информ" хәбәрчесенә Республика клиник онкология диспансеры матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда “Мега” сәүдә үзәгендә узган социаль акциядә табиблар барлыгы 546 хатын-кызның сөт бизләрен караган. 54 хатын-кызда зарарсыз шеш, 5 хатын-кызда яман шеш булуы турында шик туган. Былтыр акциядә 560 хатын-кызның тикшерү узганлыгы билгеле.

Социаль акциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты.

Белешмә өчен. Сөт бизләре рагы хатын-кызлардагы барлык онкологик авырулар арасында беренче урында.

2017 елда сөт бизләре яман шешенең 1725 яңа очрагы ачыкланган. Бу сан 2016 елга караганда 7,5 процентка күбрәк. 2016 елда 1604 яңа очрак өстәлгән булган. Былтыр бу яман чирдән 553 кеше дөнья куйган. 2016 ел белән чагыштырганда, 22 кешегә артык.

Бүген Республика клиник онкология диспансерында бу диагноз белән учетта 18 252 кеше тора, шуның 61,8 проценты, ягъни 11 296 кеше учетта 5 һәм аннан артыграк ел. Бу, 2016 елга караганда, 0,4 процентка күбрәк.

Республика халкының яман шешләрдән үлем структурасында үпкә рагы, колоректаль рак һәм ашказаны рагыннан соң, сөт бизләре рагы дүртенче урында (8,5 процент).

Авыруны I-II стадияләрендә ачыклау һәм ракны вакытында дәвалау 85-90 процент очракта тулысынча дәвалану мөмкинлеге бирә. Чирне башлангыч стадиядә ачыклау өчен, даими тикшеренеп тору һәм сәламәт тормыш рәвешен алып бару буенча белгечләр киңәшләрен истә тоту мөһим, дип искәртә белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100