news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күкрәк яман шешенең 20 проценты нәселдәнлеккә бәйле булырга мөмкин - онколог И.Шәймәрданов

Республика онкология диспансерында күкрәк яман шешенә елына 2,5 мең операция ясыйлар.

Күкрәк яман шешенең 20 проценты нәселдәнлеккә бәйле булырга мөмкин - онколог И.Шәймәрданов
Михаил Захаров

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күкрәк яман шешенең 20 проценты нәселдәнлеккә бәйле булырга мөмкин. Республика клиник онкология диспансерының маммология бүлегендә күкрәк яман шешенә елына 2,5 мең операция башкарыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, онколог-маммолог Илсур Шәймәрданов әйтте.

Белгеч бүгенге көндә яман шеш авыруларының күпмедер өлеше нәселдән күчкәнен әйтте. “Күкрәк шешенең 20 проценты нәселдәнлек белән бәйле булырга мөмкин. Кешедә BRCA1 һәм BRCA2 геннары бар. Аларның булуы күкрәктә яман шеш булу ихтималлыгын күрсәтә. Ягъни, күп очракта бу ген булганда, кешедә рак авыртуы барлыкка килергә мөмкин. Казанда лабораториядә, бу ген бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен, кан бирәләр. Анджелина Джолиның шушы геннар булуы турында белгәч, күкрәкләрен алдырып, пластик операция ясатканын беләбез”, - диде ул.

Илсур Шәймәрданов диспансерда күкрәкләргә пластик операцияләр ясалуын билгеләп узды. “Хатын-кыз өчен күкрәк югалту – зур фаҗига. Мөмкинлек булганда, сөт бизләрен торгызырга телиләр. Ел саен 450 ләп пластик операция ясала. 100 ханымга имплантлар Хөкүмәт тарафыннан тәэмин ителә, әмма ихтыяҗ күпкә зуррак. Бигрәк тә, яшь хатын-кызларга өстенлек бирелә. Бу югары технологияле медицина ярдәме санала, имплантлар шактый кыйбат тора. Без, шулай ук, пластиканы алып кайтылган имплантлар белән генә түгел, ул хатынның үз тукымалары белән ясыйбыз. Аркадан, корсактан үз тукымасыннан күкрәк бизе ясала. Элек, пластик операция ясасаң, нәтиҗәсе булмый, яман шеш яңадан килеп чыга, диләр иде. Метастазалар пластик операция белән бәйле түгел, бу баштан ук шешнең нинди стадиядә булуына карый. Өченче, дүртенче стадиядә күкрәкнең тиресе шеш белән зарарланган очракта, күпчелек вакытта мондый әйберне ясап булмый. Берничә елдан пластика ясау ысулы да бар, яки күкрәкне бөтенләй алып ташлау турында сүз булырга мөмкин”, - дип белдерде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100