news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәҗә көтүчеләрен кәҗәләр кебек атлата торган протезлар уйлап табылган

Шнобель премиясенең яңа лауреатлары билгеле булды.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2016 елда химия буенча Шнобель премиясе (Ig Nobel Prize) Volkswagen автоҗитештерү компаниясенә зарарлы газлар чыгару дәрәҗәсен үлчәүче "нәтиҗәле" җайланма өчен бирелде дип хәбәр итә РИА «Новости» Reutersка сылтама белән.

Биология өлкәсендәге премияне ике британияле - Оксфорд университеты укытучысы Чарльз Фостер һәм аның ватандашы Томас Твейтс бүлешкән. Чарльз Фостер үз китабында бурсыкларның өн казудан һәм яңгыр суалчаннарын ашаудан алып яшәү рәвешен имитацияләргә омтылуы турында язган. Томас Твейтс Швейцария кырларында кәҗәләр кебек утлап йөреп була торган протезлар җыелмасы ясаган.

Мисыр галиме мәрхүм Әхмәт Шафик күселәр белән тәҗрибә үткәреп, репродуктив функцияләр тикшерү өлкәсендә премиягә ия булган, ул кимерүчеләргә синтетик ыштан кигезгән очракта, аларның җенси активлыгы кимүен ачыклаган.

Шнобель премияләрен тапшыру тантанасы 26 нчы тапкыр Гарвард университетында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100