news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Исхаковның Болгар ислам академиясе ректоры вазифасында калу-калмавы әлегә билгеле түгел

"Ачыклык уку елы башланыр алдыннан кертеләчәк", - диде Камил Исхаков.

К.Исхаковның Болгар ислам академиясе ректоры вазифасында калу-калмавы әлегә билгеле түгел
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Камил Исхаковның Болгар ислам академиясе ректоры вазифасында калу-калмавы әлегә төгәл билгеле түгел. Бу хакта ул Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәпнең икенче сменасы ачылышында әйтте.

"Дөресен генә әйткәндә, бу халык алдында сөйләшә торган әңгәмә түгел. Монда үземнең тормышка карашым һәм хәзерге этапта булган авырлыклар бар. Ачыклык бер айдан соң - уку елы башланыр алдыннан булачак", - диде ул.

Хәзерге вакытта Камил Исхаков Болгар ислам академиясене ректоры вазифасын башкаручы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100