news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Исхаков: Сергей Кириенко Болгар академиясе попечительлек советын җитәкләр дип ышанам

Камил Исхаков сөйләвенчә, Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Болгар ислам академиясе эшен югары бәяләде.

К.Исхаков: Сергей Кириенко Болгар академиясе попечительлек советын җитәкләр дип ышанам
архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Болгар ислам академиясе попечительлек советын җитәкләргә мөмкин. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда академия президенты Камил Исхаков сөйләде.

Күптән түгел С.Кириенконың уку йортына сәфәре зур вакыйга булды. Федераль кунак Болгарга урындагы эшләр белән танышырга һәм академиянең попечительлек советы булдырырга килгән, - диде агентлык әңгәмәдәше.

“Барысы да кирәкле документлар әзерләп бетерүдән тора. Ул совет рәисе булырга уйлый. Ул карар кабул итәчәк, совет оештырачак һәм аны җитәкләячәк”, - дип аңлатты Исхаков.

“Сергей Кириенко биредә падагоглар өчен шартлар булуын күрде. Дәресләрдә булды һәм югары бәя бирде. Кириенко күтәренке рух белән китте һәм бездә дәүләткә кирәкле итеп эш эшләп булуын аңлады”, - диде Камил Исхаков.

Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.

Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100