news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясенә Татарстан районнары һәм оешмалар кушылды

Җыелган акча “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Аксубай, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Әгерҗе мөхтәсибәтләре зур активлык күрсәтә. Акциядә шулай ук оешмалар да катнаша. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Ел саен үтә торган республикакүләм акциядә җыелган акчалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр уза. Анда Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресына 10.00-16.00 сәгатьләрдә макулатура тапшырып катнашырга мөмкин 

news_right_1
news_right_2
news_bot