news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәгазь паспортлар гамәлдән чыгарылмаячак

Хакимият кәгазь паспортларны алыштыру буенча кампания үткәрергә җыенмый.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте электрон паспортлар кертелгәннән соң кәгазь документларны цифрлы документларга алыштырырга мәҗбүр итмәячәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Бернинди алыштыру кампаниясе дә юк", – диде Премьер-министр урынбасары.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2023 елда ук электрон паспортка тиз арада күчүне тәкъдим иткән. 2020 елның җәеннән тиешле эксперимент үткәрү өчен сынау төбәге Мәскәү булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot