news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Күңел" радиосы FM ешлыгына күчә

Татарстанда барлыгы 111 радиостанция һәм радиотапшырулар теркәлгән.

"Күңел" радиосы FM ешлыгына күчә
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Күңел” радиосы FM ешлыгына күчә. Хәзерге вакытта 12 тапшыргыч булдырылган, алар республиканың 60 процентын били. Якын киләчәктә тагын 9 тапшыргыч төзү күздә тотыла.

Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 111 радиостанция һәм радиотапшырулар теркәлгән. Шуларның сигезе татар телендә сөйли.  

news_right_1
news_right_2
news_bot