news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көек авылында яңгырда убылган дамбаны төзекләндергәннәр

Ремонт эшләре барышында убылган җирне каплаганнар.

Көек авылында яңгырда убылган дамбаны төзекләндергәннәр
Питрәч районы матбугат хезмәте

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Питрәч районында Көек авылына бара торган юлдагы дамба төзекләндерелде. Дамбаның яңгырда убылуын авыл халкы хәбәр иткән иде.

Бүген район башлыгы Илһам Кашапов урынга килеп юлның нинди хәлдә булуын карады.

Анда юл хезмәте эшләгән. Әлеге юл «Главтатдортранс» оешмасы балансында. Аңа «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Ремонт эшләре барышында убылган җирне каплаганнар.

«Юлның бу өлеше төзекләндерелде хәзер ул куркыныч тудырмый», — диделәр Питрәч районының матбугат хезмәтендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot