news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кәеф ничек” тапшыруын алып баручыларны гади тамашачы сайлаячак

“Кәеф ничек” тапшыруын алып баручыларны гади тамашачы сайлаячак

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 12, 19 һәм 26 ноябрьдә “Яңа гасыр” телеканалындагы “Кәеф ничек” тапшыруын алып баручылар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. “Барс-рекордс”ның пиар менеджеры “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерүенчә, нәкъ “Кәеф ничек” тапшыруына смс җибәреп яраткан кыз яки егетне сайларга мөмкин.

Билгеле булганча, 30 сентябрь көнне кастинг кысаларында инде сайлауның 1нче туры узган иде. Анда барлыгы 3 юнәлеш - алып баручылар, җырчылар һәм юмор осталары буенча бәйге узды. Хәзер исә анда җиңгән алып баручылар өчен 2 тур үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot