news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күчмә әләмнәр Тукай районының күпчелек кыр батырларының үзләрендә калды

Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы белгечләре уракта иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга күчмә әләмнәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

(Тукай районы, 31 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарга караганда, яңгырлар башланганчы, 29 август иртәсенә, урып-җыю эшләренең 57 проценты башкарылган, ягъни 43 мең гектар бөртеклеләрнең 25 мең гектары суктырылган, тулаем 92 мең тонна ашлык җыелган, дип яза җирле басма.

Барлык культуралардан уңыш 37,4 центнер тәшкил итә.«Урып-җыюга соңлап керешергә туры килсә дә, бүген әлеге кампаниянең барышыннан һәм уңышның чыгышыннан без бик канәгать», – дип белдерде Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар да авыл хуҗалыгы өчен файдага гына. «Чәчелгән көзге культуралар өчен явым нәкъ вакытында булды. Аннары, көннәр коры торганда туфрак тыгызланган иде, яңгыр туңга сөрү өчен дә яхшы булды. Синоптиклар алга таба кояшлы, җылы көннәр вәгъдә итә әле, шуңа күрә бүгенге явымнарның урып-җыюга да әлләни зыяны булмас дип уйлыйм», – дип, районның тәҗрибәле агрономы Галимҗан Шәйморатов та үз фикере белән уртаклашты.

«Кама» агрофирмасында шулай ук чөгендер җыю бара. Барлыгы 535 гектар мәйдан алынды, аннан 19 мең тонна татлы тамыразык чыкты. Чөгендернең дә уңышы яхшы – гектардан 362 центнер чыга.

«Әшрәфуллин» фермер хуҗалыгында бәрәңгенең иртә сортын алырга керештеләр, «Чаллы яшелчәсе+» яшелчәләрнең иртә өлгерә торган сортларын җыя башлады.
Көзге чәчүгә килгәндә, ул барлыгы 4100 гектар мәйданда башкарылды – көзге бодай һәм арыш чәчелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов әлегә эшкә керешмәгән хуҗалыкларны итәкләрен җыярга, соңламаска чакыра.

Традиция буенча, узган шимбәдә авыл хуҗалыгы белгечләре уракта иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга күчмә әләмнәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу юлы әлеге мәртәбәгә ун игенче лаек булды. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында әләм узган атнаның кыр батыры Ринас Яруллин комбайнында, Сәйдәшев исемендәге предприятиедә алдынгылык ике атнада да Ринат Гыйбадуллинда, «Кама» агрофирмасының 1нче бүлекчәсендә Айрат Җаббаровта, 2нче бүлекчәсендә Фирдәвес Галимәрдәновта калды. «Гигант»та әләм Флорис Миңнегалиевтан Ирек Динмөхәммәтовка, «Кама-Бекон» җәмгыятендә Илфат Сәйфетдиновтан Александр Колпаковка, «Ярыш» хуҗалыгында Илфат Гыймазиевтан Әнвәр Ногмановка, «Кама» агрофирмасының 3нче бүлекчәсендә Рәҗәп Низамовтан Илдар Этикбаевка күчте. «Тукай азык-төлек корпорациясендә һәм «Ирек» җитештерү кооперативында күчмә әләмнәр бу юлы беренче тапкыр бирелде. Аларга Илгизәр Насыйбуллин һәм Вахир Сәхәбиев лаек булды.

Район җитәкчелеге барлык комбайнчыларга уңышлар теләде, күчмә әләмгә һәм истәлекле бүләккә өстәп, игенчеләргә рәхмәт хатлары да тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100